ПОИСК

Яудагылар да, тылдагылар да онытылмый 2026-03-23 11:25:49

Балтач волонтёрлары турында күпме генә мактау сүзләре язсаң да, аз булыр кебек.

Яудагы якташлары янына эзне суытмый алар. Хәтта ни арада шулкадәр ярдәмне җыйнап, туплап, егетләрнең заказларын үтәп өлгерәләр дип аптырый торган. Гуманитар ярдәм төягән машиналарның берсе кайта, икенчесе юлга кузгала. Әле ялга кайткан егетләр артыннан да бит машина, төзелеш материалы, кирәк-яракларны биреп җибәрәләр. Шушы арада гына ялдан китүче якташларына Шевроле-Нива машинасы биреп җибәрсәләр, өченче төркем волонтёрлар да ерак сәфәргә кузгалды.

Яудагыларны гына түгел, аларның районда яшәүче гаиләләрен, якыннарын да онытмаска тырышалар. Утын әзерләүдә генә дә дистәләгән оешмада эшләүче ир-егетләр өлешләрен кертә. Бу ялларда Балтач урта мәктәбе, гимназиядә укучы югары сыйныф егетләре, әтиләре белән бергәләп, утын яру өмәсендә актив катнашкан. Әлеге утыннар сораган һәр гаиләгә илтеп бирелә.

Шул ук гимназиянең сәләтле укучылары, район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре белән бергә Казандагы госпитальдә дәваланучыларның хәлләрен белешеп, матур концерт белән сөендергән. Бу аларның беренче генә чыгышы түгел инде. Дәваланучылар безне яратып каршы алды, тагын килегез дип чакырып калдылар, ди алар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Похожие материалы

Статьи

Путин: ВВП РФ снизился на 2,1% по сравнению с январем 2025 года
Некоторые электрички из Нижнего Новгорода в Казань не будут ходить в апреле 23/03/2026 – Новости
Сбер обрадовал россиян с кредитами: ставки пошли вниз
Балтийский флот уничтожил условного врага в учениях на море
Иран пригрозил США закрытием Ормузского пролива до восстановления ТЭЦ

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.