ПОИСК

Россия көнендә «Корни» төркеме һәм Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак 2026-06-08 20:08:11

Россия көне бәйрәм чараларына бай булачак. Алар атна уртасында ук башлана. Бәйрәм үзе «Казан» гаилә үзәге янында зур концерт һәм салют белән төгәлләнә.

Анда «Корни» һәм «Сова» төркемнәре, шулай ук татар эстрадасы йолдызы Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мәдәният идарәсе башлыгы Алия Заһидуллина сөйләде.

Аның сүзләренчә, бәйрәм программасы 10 июньдә үк башлана. «Крылья Советов» һәм Урицкий паркларында, «Авангард» скверында һәм Совет мәйданында концерт программалары каралган. Чаралар барлык буыннарга юнәлтелгән мәдәни, патриотик һәм спорт чараларын берләштерәчәк. Россия көнен бәйрәм итүнең үзәк мәйданчыгы «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйдан булачак. Биредә «Мин – Россия гражданины» акциясе узачак, аның кысасында 15 яшүсмер тантаналы шартларда беренче паспортларын алачак. Шулай ук биредә «Яшь гвардия» активистлары Россия флагын җәеп патриотик акция үткәрә.

– 11 июньнән 14 июньгә кадәр Казан кабат илнең спорт башкаласына әйләнә. Триатлон буенча Россия беренчелеге узачак. Тамашачылар йөзү, велоузыш һәм йөгерүне үз эченә алган ярышны күрә алачак, – диде Заһидуллина.

12 июньдә көндезге 11 дә исә Казан Кремлендә «Мәдәниятләр мозаикасы» халыклар фестивале башлана. Спас манарасы янында Дуслык парады оештырыла. 16:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында зур бәйрәм концерты башлана. Төп сәхнәдә шәһәрнең иҗат коллективлары, Казан филармониясе солистлары, шулай ук Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Кичәнең хедлайнерлары «Корни» төркеме һәм Фирдүс Тямаев булачак. Россия көне кичке унда бәйрәм салюты белән төгәлләнә.

Шәһәр башлыгы Илсур Метшин, үз чиратында, агымдагы сәяси чынбарлыкта Россия көненең актуальлеге яңа төсмер алды, дип билгеләп үтте. «Бу көнне без Россияне генә түгел, кешеләрне дә данлыйбыз. Беренче чиратта монда сүз махсус хәрби операция зонасында милли мәнфәгатьләрне яклаучылар, шулай ук мәктәптә, хастаханә, завод, җәмәгать транспорты рулендә, төрле компанияләрдә һәм учреждениеләрдә Россия файдасына хезмәт куючылар турында бара. Бөек илебезнең чәчәк атуын теләсәк, без барыбыз да тырышып эшләргә тиеш», – диде Илсур Метшин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Похожие материалы

Статьи

Тюменский музыкант выступит на фестивале Эмира Кустурицы в Сербии
Axios: Зеленский пообщался по телефону с Кушнером и Уиткоффом
Черный список ЦБ: в Татарстане нашли 14 нелегальных финансовых компаний
Два шага до мира, которые Украина не сделает: Песков назвал условия для переговоров после атаки на поезд
Дрон поджег перевалочный комплекс в Новороссийске

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.