ПОИСК

Депутат күп балалы әниләр өчен автомәктәптә укуны бушлай оештырырга тәкъдим итте 2026-09-08 10:11:44

Күп балалы әниләр өчен автомәктәптә укуны бушлай итәргә кирәк. Дәүләт Думасы депутаты Игорь Антропенко шундый инициатива белән чыкты. Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Парламентарий фикеренчә, автомобиль күп балалы әниләргә аеруча кирәк, чөнки аларга балаларны түгәрәкләргә, секцияләргә һәм башка урыннарга йөртергә туры килә.

Антропенко күп балалы әниләрнең көн саен катлаулы логистика һәм берьюлы берничә урынга өлгерү зарурлыгы белән очрашуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, дәүләт мондый хатын-кызларга автомәктәпләрдә бушлай уку мөмкинлеге биреп ярдәм итәргә тиеш.

Хәзер Россиядә күп балалы гаиләләр федераль һәм төбәк ярдәм чараларына өметләнә ала. Кагыйдә буларак, алар арасында бушлай машина кую урыны, транспорт салымын киметү, җәмәгать транспортында йөрү чыгымнарын каплау, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә ташламалар, мәктәп укучылары өчен бушлай туклану һәм башка берничә ташлама бар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Похожие материалы

Статьи

Дикие гости: в казанском ЖК лисы разгуливают по детским площадкам - видео
В Туле продолжают развивать образовательную инфраструктуру: новую школу построят к 2027 году
Соло, дуэты и хор – для первого мюзикла «Мастеровых» создали десяток композиций
Путин признал проблемы с выловом лосося в России
Жерельникова уверена в борьбе за титул чемпионки мира в Парагвае

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.