Сайлау көннәрендә мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшенә үзгәрешләр кертелә 2026-09-14 17:31:47
18 һәм 19 сентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү үткәрелүгә бәйле рәвештә Татарстан мәктәпләренең белем бирү процессына үзгәрешләр кертелде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы матбугат хезмәте..
Мәктәпләрдә бу көннәрдә сайлау комиссияләре урнашачак,
«Укучылар өчен уку процессы музейларда дәресләр; ачык һавада дәресләр һәм чаралар; ресурс үзәкләрендә эш; урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре лабораторияләрендә дәресләр; профильле предприятиеләргә экскурсияләр; һөнәри юнәлеш бирү чаралары һәм мастер-класслар рәвешендә альтернатив форматларда оештырылачак:», – диелә хәбәрдә.
Сайлау участоклары урнашкан балалар бакчалары тавыш бирү көннәрендә эшләмәячәк. Бу көннәрдә күрше мәктәпкәчә учреждениеләрдә балалар өчен дежур төркемнәр оештырыла.
Ата-аналарга балалар бакчасының эш режимы турындагы мәгълүматны администрациядә алдан ук ачыкланачак.
Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 18, 19 һәм 20 сентябрьдә уза. Парламент катнаш система буенча төзеләчәк: 450 мандатның бер яртысы (225 урын) федераль партия исемлекләренә, икенчесе бер мандатлы сайлау округларына бүленәчәк.
