Татарстанда 35 градуслы эсселек кайчанга кадәр дәвам итәчәк? Синоптиклар төгәл датаны атады 2026-07-23 12:02:05
Татарстанда эссе һава торышы киләсе атна башына кадәр сакланачак.
Республикада һава температурасы +35 градуска кадәр күтәреләчәк, әмма аннан соң сизелерлек салкынаю көтелә.
Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Сергей Захаров Татарстан Хөкүмәте Йортында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында хәбәр иткән.
Аның сүзләренә караганда, хәзер республикада һава торышы тотрыксыз булып кала: эсселек яшенле яңгырлар һәм урыны белән боз яву белән чиратлаша. Бүген һава температурасы +31 градуска кадәр күтәреләчәк.
24 һәм 25 июльдә дә республикада эссе һава саклана. Синоптиклар яшен, көчле яңгыр һәм кайбер районнарда боз яву ихтималын да кире какмый.
26 июль, шимбә көнне, һава +33 градуска кадәр җылыначак. Ә 27 һәм 28 июльдә эсселек иң югары ноктасына җитеп, көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары +35 градуска кадәр күтәреләчәк.
Ләкин озакка түгел. Сишәмбе көнне республика аша атмосфера фронты узачак. Шуннан соң һава температурасы бераз төшәчәк һәм көндез +23...+28 градус чикләрендә булачак.
Синоптиклар эссе көннәрдә мөмкин кадәр күләгәдә булырга, күбрәк су эчәргә һәм көннең иң кызу вакытында озак вакыт кояш астында йөрмәскә киңәш итә.
