ПОИСК

Мәгариф министрлыгы мәктәпкә кабул иткәндә баланың гражданлыгы ничек раслануын аңлатты 2026-03-25 17:01:07

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы гражданнарның мөрәҗәгатьләренә җавап бирде һәм мәктәпкә кабул иткәндә балаларның гражданлыгын раслый торган нинди документлар тапшырылырга тиешлеген аңлатты.

Ведомство матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, РФ Президенты Владимир Путинның 2023 елның 22 ноябрендәге 889нче номерлы «Россия Федерациясе гражданлыгы мәсьәләләре» указы нигезендә, 14 яшькә кадәрге балаларның гражданлыгы өч ысул белән расланырга мөмкин:

- тиешле бүлектә гражданлыгы күрсәтелгән баланың чит ил паспорты белән;

- Россия Федерациясе гражданины — ата-ананың берсенең паспортында 10 биттә («Балалар») бала турында язма белән (баланың фамилиясен, исемен, атасының исемен, туу датасын күрсәтеп һәм тиешле тамга белән);

- Россия Федерациясе гражданлыгын раслау хакында тамга куеп, баланың туу турындагы таныклыгына корешок белән.

Мәгариф оешмаларына кабул итү, үз чиратында, РФ Мәгариф министрлыгының 2020 елның 2 сентябрендәге 458нче боерыгы нигезендә гамәлгә ашырыла.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында искәртүләренчә, «мәгариф оешмалары гражданлык турында вкладыш бирү хакында таләпләр куймый». Мәктәпләр өстәмә таләпләр билгеләми һәм гамәлдәге норматив хокукый актлар кысаларында гына эшли, дип басым ясадылар ведомствода.

Югарыда телгә алынган 458нче боерык нигезендә, баланы мәктәпкә кабул итү турында гариза биргәндә чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлардан гына гражданлыкны раслау таләп ителә. Бу категориягә керүче ата-аналар тиешле документларны әлеге боерыкның 26нчы пунктында каралган документлар пакеты составында тапшыра.

Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Статьи

Якушев: в России до 2030 года построят 25 студенческих кампусов мирового уровня
Толком не отдохнем: татарстанцев ждут самые короткие майские каникулы за последние 8 лет 25/03/2026 – Новости
Психолог Моторина объяснила, как справиться со стрессом на собеседовании
В Чите предложили запретить продажу алкоголя в Страстную седмицу
За ночь над регионами России сбили почти 400 БПЛА

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.