Ватан алдында бурычын үтәп, хезмәт юлын дәвам итә 2026-03-25 18:02:53
Махсус хәрби операциядә катнашып, авыр яралану алган, озак вакыт реабилитация узган Раушан Хәйруллин бүген Азнакай политехникумында слесарь булып эшли. Ул – дүрт баланың әтисе, көчле рухлы кеше.
Раушан Хәйруллин үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Анда, алгы сызыкта, ул батырлык һәм намус үрнәге күрсәтә. Ләкин авыр яралану аның тормыш юлын бөтенләй башкача борып куя.
Яралану бик катлаулы була. Раушан озак вакыт госпитальләрдә ята, берничә катлаулы операция уздыра. Шифаханәдә узган айлар аның өчен авыр сынау була. Әмма ул бирешми: табибларның барлык күрсәтмәләрен үти, физик һәм психологик реабилитацияне тулысынча үтә. "Балаларым өчен дә аякка басарга кирәк иде" , – дип искә ала ул авыр көннәрне.
Реабилитацияне тәмамлагач, Раушан Хәйруллин өчен тормышның яңа этабы башлана. Ул үз көченә ышана, хезмәттә үз урынын табарга тели. Ул игелекле кешеләр, җитәкчеләр ярдәме белән политехникумга слесарь булып эшкә урнаша. Анда аны бик җылы каршы алалар. “Раушан – техникумда патриотик тәрбия үрнәге дә. Очрашуларда студентлар аның батырлык үрнәгенә соклану белдерәләр. Аны хезмәт сөючәнлеге, төгәллеге һәм яшьләргә үрнәк булганы өчен хөрмәт итәләр”, – ди политехникум директоры Роберт Хөснуллин.
Өйдә аны тормыш иптәше, дүрт баласы көтә. Раушан алар өчен әти генә түгел, ә тормышның авырлыкларын җиңеп чыгуның тере үрнәге дә. Ул балаларына тырышлык, сабырлык һәм намуслы хезмәт бәясенең нинди булуын үз гомере белән күрсәтә.
Раушан өчен бүген иң мөһиме – тыныч хезмәт, гаилә иминлеге һәм балалар шатлыгы.
Ә безнең бурыч – аның кебек яугирләребезне хөрмәт итү, аларның батырлыгын онытмау, яңа тормышка аяк басырга ярдәм итү.
