Рөстәм Миңнеханов саммитка килгән Лаос Премьерын каршы алды 2026-06-17 12:00:51
Казанга АСЕАН саммитында катнашу өчен Лаос Премьеры Сонсай Сипхандон килде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Казан халыкара аэропортында кунакны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Исегезгә төшерик, саммит алдыннан Лаос Президенты Тхонглун Сисулит Казан зооботаника бакчасына ике фил бүләк итте.
