Елан чакса нишләргә? 2026-08-01 13:30:50
Республикада агулы еланнарның берничә төре яши. Белгечләр әйтүенчә, соңгы елларда алар нык үрчегән. Шуңа күрә урман-болыннарда гына түгел, хәтта бакча һәм ишегалдында да очратырга мөмкин.
Елан чакса, шундук ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Табиблар килгәнче, үзегезгә (яки башка кешегә) беренче ярдәм күрсәтегез. Иң элек киемегезне салып ташлагыз, чөнки тукымада агуы калырга мөмкин. Чаккан урынны су белән юып яки дымлы салфетка белән сөртеп алыгыз. Ничек тә күбрәк су эчәргә тырышыгыз. Антигистамин препарат эчеп куегыз, чөнки елан агуы бик көчле аллергиягә китерергә мөмкин.
Игътибар! Чаккан урыннан өстәрәк жгут салырга ярамый (кан әйләнешен бозачак), бу урынны кисәргә (канны туктатып булмаячак һәм агу тагын да тизрәк таралачак), аңа боз яки җылы компресс куярга да киңәш ителми.
