Россиядә картлык буенча уртача пенсия 27,2 мең сумнан артып китте 2026-08-05 11:36:11
Россиядә картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2026 елның 1 июленә аена 27 224 сум тәшкил иткән. Бер ел эчендә әлеге күрсәткеч якынча 2,1 мең сумга арткан, диелә РИА Новости агентлыгы танышкан Россия социаль фонды мәгълүматларында.
Бер ел элек, 2025 елның 1 июлендә, эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча уртача пенсия 25 098 сум тәшкил иткән.
Шул ук вакытта, түләүләр күләме пенсионерларның мәшгульлегенә карап сизелерлек аерыла. Эшләүче пенсионерлар аена уртача — 24 929 сум, ә эшләмәүчеләр 27 850 сум ала.
Россиялеләргә картлык буенча иминият пенсиясен тиешле яшькә җиткәч билгелиләр. Аны алу өчен шулай ук таләп ителгән иминият стажы булырга тиеш һәм пенсия балларын җитәрлек күләмдә тупларга кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
