ПОИСК

Тырнак ясауга ГОСТ кертелә 2026-03-07 01:12:03

Россиядә 30 апрельдән маникюр һәм педикюрга яңа ГОСТ үз көченә керәчәк. Анда хезмәт күрсәтү тәртибе җентекләп күрсәтелгән.

Бу хакта “РИА Новости” Росстандарт мәгълүматларына таянып яза. Документта тырнак ясаудагы гамәлләрнең эзлеклелеге тасвирламасы, кулланыла торган препаратлар, эш кораллары һәм приборлар исемлеге, шулай ук, клиентның тән тиресе, тырнаклары торышына бәйле рәвештә, хезмәт күрсәтүнең якынча вакыты билгеләнгән.

ГОСТ классик, аппарат, препарат ярдәмендә һәм катнаш рәвештә маникюр, педикюр ясау өчен, кул һәм аяк табаны тиресен карау, тырнакны ясалма үстерү, ныгыту, төзәтү, буяу һәм буявын алу өчен эшләнгән. Мәсәлән, классик маникюрны (аппаратсыз эшләнә), тырнакларны матурлап кисү-игәүләп тигезләү, тырнак төбен (кутикула) крем яки башка төрле косметика белән дымландырудан башлап, 45-60 минут эчендә башкару каралган.

Дымландырганнан соң, соң кутикуланы, тырнак тирәсендәге тирене йомшарту, тырнакларны шомарту-тигезләү, соңыннан кутикуланы янә дымландыру күздә тотылган. Табигый тырнакларга маникюр ясауга (аппарат белән) 70-90 минут вакыт бирелә. Ул тырнакларны чистарту, игәп тигезләү, шомарту, грунтовка һәм база катламын, шуннан соң юка гына гель катламын сылау, тырнаклар ялтырап торсын өчен өске катламын сылау һәм кутикуланы дымландырудан гыйбарәт.

ГОСТта шулай ук профессиональ терминнар – тырнак шаблоны, типсы (тырнакларны ясалма үстерү өчен пластиктан эшләнгән пластина), акригель, клиент картасы һәм инструментлар билгеләмәсе урын алган. Росстандартта басым ясап әйтелгәнчә, яңа ГОСТ маникюр һәм педикюр хезмәтләренең сыйфатын яхшыртуга, клиентларның сәламәтлеген саклау, намуслы көндәшлек булдыруга юнәлдерелгән. Шул рәвешле кулланучылар хезмәт күрсәтүнең билгеләнгән таләпләргә туры киләме-юкмы икәнен белә алачак, ә бизнеска эшнең төгәл генә кагыйдәләре булдырылачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Похожие материалы

Статьи

Письмо, которое хранилось у сердца: ветеран СВО встретился со студенткой из Елабуги, чьи строки спасали его в бою
В Азербайджане задержали восемь человек за пособничество КСИР
Олимпийцы и паралимпийцы из РФ получат смартфоны после возвращения с Игр
Братья подали иск против наследников Майкла Джексона на 16,5 млн долларов
«Форум в большом городе» собрал 16,5 миллиона зрителей

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.