Будра булышты – укучыбыз киңәше 2026-06-19 18:08:01
Аяк астында була кайчак дәва. Буыннарым шешүдән бик интегә идём. Интернеттан укып, чормавык будра үләне (будра плющевидная) белән менә бу ысулны кулланып карадым, файдасын күрдем бит. 200 г кипкән үләнгә 3 литр кайнар су салып, бер сәгать төнәттем. Аннары аны сөзеп, ваннага салдым һәм 15–20 минут шунда ятып тордым. Чынлап та, хәлемне җиңеләйтте. Атнага бер булса да кулланырга тырышам.
Зөлхәбирә Галиева. Казан
