ПОИСК

Владимир Леонов Казанда яңа регби стадионының төзелеше һәм бәясе турында сөйләде 2026-09-08 14:09:13

ТР Спорт министры Владимир Леонов Казанда яңа регби стадионының төзелеше һәм бәясе турындагы сорауга җавап бирде. Бу хакта министрлык башлыгы «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «Стрела-Ак Барс» РК сезоны башлану алдыннан сөйләде.

«Стадионны төзү буенча техник эшләр инде башланды. Проектны 2026 елның августында тапшырырга планлаштырабыз. Объект заманча булачак. Трибуналарның сыйдырышлылыгы 1750 урынга исәпләнгән. Чынлыкта, конструкциясе буенча киләчәк регби стадионы хәзерге «Тулпар»га охшаш булачак.

Саннар турында әйтү әлегә иртәрәк, чөнки гомуми бәяне формалаштыру буенча эшләр параллель рәвештә бара. Бу хакта соңрак рәсми чыганаклардан белергә мөмкин булачак», – дип җавап бирде Леонов.

Яңа стадион элеккеге стадион урнашкан территориядә урнашачак. Леонов фикеренчә, бу урын регби үсеше үзәге булачак. Элеккеге стадион тренировкалар, спарринг-матчлар һәм студентлар лигасы уеннарын үткәрү өчен өстәмә урын булып калачак.

ДжейПи Нил җитәкчелегендәге Казан регби командасы 2025 ел сезонында өч титулга ия булды – Россия чемпионаты, Суперкубок һәм ил Кубогы.

25 апрель, шимбә көнне, Мәскәүдә Монинодагы «ВВА-Подмосковье» стадионында регби буенча Россия Суперкубогы-2026 сезонының беренче уены башлана. «Стрела-Ак Барс» Мәскәүнең «Динамо» командасы белән очрашачак. Башлана – Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Похожие материалы

Статьи

Губернатор Евгений Солнцев: Стратегия развития Оренбуржья до 2036 года предусматривает масштабное обновление системы образования
Дикие гости: в казанском ЖК лисы разгуливают по детским площадкам - видео
В Туле продолжают развивать образовательную инфраструктуру: новую школу построят к 2027 году
Соло, дуэты и хор – для первого мюзикла «Мастеровых» создали десяток композиций
Путин признал проблемы с выловом лосося в России

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.