Самолетка биометрия буенча утырта башлаячаклар 2026-05-13 11:34:54
2026 елныңберенче яртыеллыгы ахырына кадәр россиялеләргә Шереметьево һәм Пулково аэропортларында самолётларга биометрия буенча утырырга рөхсәт итәчәкләр.
Бу хакта РФ вице-премьеры – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко аппаратында сөйләделәр, дип хәбәр итә ТАСС.
2026-2027 елларда сервис эксперименталь режимда эшләячәк, башта сынау Мәскәү һәм Санкт-Петербург арасында «Аэрофлот» компаниясе рейсларында башкарылачак.
«Экспериментка инфраструктуралары техник яктан әзер булган башка аэропортлар һәм авиаташучылар да кушыла алачак», – дип ачыклык керттеләр вице-премьер аппаратында.
