БПЛА һөҗүм иткән йортта яшәүчеләр ничек исән калулары турында сөйләде 2026-08-19 21:59:43
Бүген иртән Уфада пилотсыз очкыч һөҗүменә эләккән йортта яшәүче бер ханым “Российская газета” хәбәрчесенә нәни кызы белән юыну бүлмәсендә яшеренеп калулары турында сөйләгән.
– Бу көннәрдә 4 яшьлек кызым авырып китте. Шуңа күрә “больничный”да өйдә идек. Иртәнге сәгать 9лар тирәсендә йортыбызга самолёт килеп бәрелдемени: бик көчле гөрелте бөтен дөньяны дер селкетте. Балкон-тәрәзә пыялалары коелып төште, машиналарның сигнализациясе акыра башлады. Кызым, йокысыннан уянып, елап җибәрде. Аны тиз генә күтәреп алдым да юыну бүлмәсенә йөгердем. Мондый очракларда тәрәзәсез бүлмәдә яшеренергә кирәк, дигәннәрен ишеткәнем бар иде, – дип сөйләп үткән Светлана.
Ана белән бала 15 минутлап чамасы шунда утырганнан соң, гөрелдәү-дөбердәүләр ишетелми башлагач, юуыну бүлмәсеннән чыкканнар. – Ишекне шакый башладылар. Өйдән чыгып китүебезне сорадылар. Киемне дә алыштырмыйча, тиз генә чыгып киттек. Бик куркыныч булды, хәтта бернинди әйбер дә алмадым. Хәзер инде кайчан кире кайтырга рөхсәт бирүләрен көтеп утырабыз. Бәхеткә, фатирыбызга зыян килмәгән, без өченче катта яшибез, – дип сөйләп үткән Уфада яшәүче ханым.
Әлеге йорттан Арина исемле хатын-кыз шартлау вакытында урамда эте белән йөргән. Өйдән читкәрәк тайпылырга өлгергән, юкса, кыйпылчыклар белән яраланган булыр иде.
Уфа мэры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Шәрипов белдергәнчә, пилотсыз очкыч һөҗүменнән торак бинада берничә фатирга зыян килгән.
Исегезгә төшерәбез: бүген иртән Уфаны 6 дрон һөҗүмгә тоткан. Берсе Затон микрорайонындагы торак йортка эләккән, тагын берсе сәнәгать зонасына килеп төшкән, калганнары бәреп төшерелгән. Республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, торак йортка һөҗүм вакытында Һиндстаннан медицина университеты студенты яраланган. Аңа кыйпылчыклар килеп тигән: бәхеткә, гомеренә куркыныч янамый. Ә инде нефть эшкәртү заводы территориясенә төшкән дрон ремонттагы җиһазга зыян салган.
– Башлангыч мәгълүматларга караганда, зур зыян килмәгән, ике көндә торгызачакбыз, – дип билгеләп үткән Радий Хәбиров.
Похожие материалы
Названа главная причина выбора Хмары на пост главы Минобороны Украины 2026-08-19 21:59:432026-08-19 21:59:43
19.08.2026 16:23
