ПОИСК

Россиянең барлык мәктәпләрен биш көнлек уку атнасына күчерергә тәкъдим иттеләр 2026-08-13 06:00:50

Вице-спикер Владислав Даванков җитәкчелегендәге Дәүләт Думасы депутатлары барлык мәктәпләрне биш көнлек уку атнасына күчерергә тәкъдим итте. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова исеменә юлланган мөрәҗәгать белән «РИА Новости» танышкан, дип яза «Татар-информ».

Инициатива авторлары башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча мәҗбүри дәресләрне дүшәмбедән җомгага кадәр уздырырга тәкъдим итә. Шул ук вакытта шимбә көнне дәрестән тыш, мәдәни, спорт һәм башка тәрбия чаралары уздырырга телиләр.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, кайбер мәктәпләрдә элеккечә алты көнлек уку атнасы гамәлдә, шуңа күрә мәҗбүри дәресләр шимбә көннәрендә дә уза. Нәтиҗәдә, уку елының күпчелек өлешендә атнада укучының мәҗбүри дәресләрсез бер генә тулы көне кала.

Шул ук вакытта шимбә көннәрендә уку турында карар билгеләнгән режимга бәйле рәвештә һәр мәгариф оешмасы тарафыннан мөстәкыйль кабул ителә.

Инициатива авторлары фикеренчә, биш көнлеккә күчү Россиянең барлык төбәкләрендә мәктәп укучылары өчен мәҗбүри дәресләрнең бердәм графигын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, балаларда атнага ике көн мәҗбүри дәресләр булмаячак, мәктәпләр арасында шимбә дәресләре мәсьәләсендә аермалар юкка чыгачак, ә шимбә үзе ирекле белем бирү, спорт, мәдәни һәм тәрбия чаралары өчен калачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Похожие материалы

Статьи

В Казани до 2033 года хотят построить две высотки на улице Габишева
Россиянең барлык мәктәпләрен биш көнлек уку атнасына күчерергә тәкъдим иттеләр
Атаки ВСУ повредили тысячи предприятий Белгородской области
Медведев спрогнозировал смену приоритетов в развитии ВПК
В Роспотребнадзоре рассказали, откуда в Россию завозили лихорадку Западного Нила

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.