«Горький +» сәнгать фестивале: операдан стендапка кадәр – бар да бар 2026-06-11 10:09:18
Казанда өч көн дәвамында «Горький +» сәнгать фестивале узды һәм быел ул халыкара дип горурлана ала – Истанбулдан «Дядя Ваня» спектакле килде: фестиваль нәкъ шушы спектакль белән Камал театрында башланып китте.
Камал театры, гомумән, фестивальнең төп мәйданчыгына әверелде. Казан театрлары бәяләре белән чагыштырганда шактый кыйммәтле билетлар сатылган ике тамаша – «Милләтләр театры»ның («Театр наций») «Васса» спектакле дә, Достоевскийның «Бедные люди» эпистоляр романы буенча эшләнгән шул исемдәге концерт-спектакль дә Камал театрының зур залында булды. Фестиваль чаралары театрның 4 залы белән генә чикләнмичә, театр фойесын да, хәтта аның кафе-кофейнясын да колачлап алды. Ягъни быел фестиваль яңа локацияләр эзләп, географик яктан киңәюдән бигрәк, бер бина эчендә яңа төрле мәйданчыкларны сынап каравы белән үзенчәлекле булгандыр.
Ә менә жанрлар ягыннан фестиваль үсә, киңәя. Алдагы елларда парктагы театраль променадлар, ТЮЗдагы бэби-спектакль белән кызыксындырса, быел өлкәннәр өчен курчак спектакле, опера концерты, хореографик спектакль, спектакль-сторителлинг, музейда мультимедиа-перформанс, Горький паркында аудиопроменад, Бауман урамында зур курчаклар белән спектакль-променад, стендап-концерт, ачык дискуссия форматларын колачлаган. Һәрберсенең үз тамашачысы бар, әлбәттә: кемдер үтеп барышлый сугылса, кемдер алдан билет алып, вакытын планлаштырып килә.
Фестивальне оештыручылар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәменә кат-кат басым ясадылар. «Без аның белән декабрьдә күрештек, ул аның тәгаен булачагын раслады», диде фестивальнең арт-директоры Евгений Миронов. Фестивальгә банкларның берсе дә булышкан. Дөрес, бөтен теләгәнне тормышка ашырырга болар да җитеп бетмәгән, әйтик, цирк сәнгате дә хыял булып тора, ди.
«Быелгы фестивальнең темасы «Горький + классика». Без Чехов турында да, Толстой турында да, Достоевский турында да сөйләшербез», – диде Евгений Миронов.
Әйдәгез, программадагы кайбер чараларга күз салыйк.
«Дядя Ваня». Ике көн рәттән төрек театры Чеховның иң танылган пьесаларының берсен үзләре күзаллаганча күрсәтте. Режиссёр – Мехмет Биркийе. Без беренче чиратта тирәсендә аны үзенеке итү турында уйлап йөргән ир-атлардан чирканып, Елена Андреевнаны (Дилара Демирдюзен) кызганып һәм аны уйнаган актрисаның гүзәллегенә, камиллегенә сокланып утырдык. Камал театрының Универсаль залы артистларны якыннан күреп сокланырга бөтен мөмкинлекләр тудырды. Дөрес, өстәге титрлар бераз игътибарны читләштерә. Ләкин бит бу барыбызга да таныш әсәр, шуңа Елена Андреевнаның матурлыгына соклану хакына текст мәсьәләсендә хәтергә генә таяндык.
«Бедные люди» концерт-спектакле. «Театр наций»ның сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Евгений Миронов икенче ел рәттән Казанга спектакль-концерт алып килә. Әлеге жанрның нигезендә оркестр астында әдәби әсәрне уку ята. Евгений Миронов белән Юлия Хлынина «Солисты Москвы» камера ансамбле ярдәмендә Достоевскийның эпистоляр романын укыдылар. Ансамбльнең дирижеры Россиянең халык артисты Юрий Башмет иде.
Былтыр Евгений Миронов башкаруында тетрәнеп Горький әсәрләрен – «Макар Чудра», «Старуха Изергиль»ны тыңлаган идек. Быел да шушы тетрәнүне кабат тоярга теләп килдек һәм өметләребез акланды.
Залда ТР премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова да бар иде – алар азактан сәхнәгә чәчәкләр чыгарды.
Ни кызганыч, татар сәнгатендә бу жанр кулланылмый. Гәрчә көйләп уку татарның канында булса да. Былтыр Евгений Миронов башкаруында Горький әсәрләрен тыңлаганда: «Үзебезнең татар әдәбиятын шулай Татарстан Республикасы Дәүләт хоры белән үзебезнең артистлар укыса, тамашачы аншлаг белән килә торган тамаша ясый алыр идекме? Тамашачы телсез калып, сәхнәгә текәлерлек итеп, кем әсәре белән кызыктыра алыр идек», – дип уйлаган идём. Быел кайсы артист башкаруын тыңларга бер зал халык җыя алыр идек тә, дөньябызны онытып тыңлый алыр идек дип уйландым. Камал театрыннан Эмиль Талипов, Рамил Төхфәтуллин, Искәндәр Хәйруллиннармы... Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның «Киек каз юлында» шигырь кичәсе искә төште... Тинчурин театрыннан Рөстәм Гайзуллинның «Ал яулыклы язмышым» спектаклендәге монологы сызылып узды... Артём Пискуновка йөрүче тамашачының күплеген искә төшердем... Әлмәт театрыннан Динар Хөснетдиновның социаль челтәрләрдә яңгыраган шигырьләре хәтердә яңарды... Ә бәлки алынып караргадыр бу жанрга, ничек уйлыйсыз? Тырышып әзерләнеп тә тамашачы килмәсә, сүгәрбез үзләрен – килмәгән тамашачыны.
«Васса». «Милләтләр театры» үзенең Горькийның «Васса Железнова» трагедиясе буенча куелган «Васса» спектаклен алып килде. Куелышның җитәкчесе һәм Васса ролен башкаручы – Юлия Пересильд. Театр спектакльне куючылар турында шушы мәгълүматны бирү белән чикләнгән.
Спектакльнең премьерасы 2025 елда булган иде. Бу спектакль – классик рус әдәбиятында гаиләнең трагик таркалуы темасын дәвам итүче әсәрдәге конфликтка яңача күз салырга тырышу. Әлбәттә, үзәктә – Васса, көчле, каты куллы, нык характерлы ханым. Агрессив тышкы дөнья тәэсир итеп торганда ул гаилә бөтенлеген саклый аламы? Билгеле булганча, әсәрнең ике варианты бар, ягъни Горький революцион үзгәрешләр чорында әсәрен яңадан язып чыккан. Ә бүген бу әсәр ничек яңгырар иде? Кыйммәтле билетлар алырга мөмкинлеге булган бер зал халык белән шул хакта уйладык дисәм... дөрес булмастыр, модалы актриса Юлия Пересильдны күрергә дә килдек, әлбәттә, бер зал халык белән.
«Табор уходит в небо» курчак спектакле. Фестиваль программасындагы тагын бер кадерле тамаша – «Әкият» курчак театрының «Табор уходит в небо» спектакле. Режиссёры – Илгиз Зәйниев, рәссамы – Сергей Рябинин. Фестивальнең башка тамашалары киләләр дә китәләр – күрми калганын башка күрмәячәксез. Ә менә фестиваль афишасындагы курчак спектакле үзебездә кала. Бу фестивальнең максатларының берсе – фестиваль истәлеге итеп әзер тамаша калдыру. Шуңа күрә «Табор уходит в небо» спектаклен «Әкият» курчак театрына килеп карый алачакбыз.
Спектакльне без Казанда Евгений Миронов белән бергә карадык. Аңа спектакль бик ошады, сәхнә артына кереп артистларны һәм режиссёрны котлады.
Стендап-концерт. Фестиваль Горькийны тагын бер кызыклы форматта сынап караган – «Прожарка Горького» дип аталган стендап-концерт. Ул Камал театрындагы кафеда булды. Тамашачы каһвә эчә, пирожное ашый, официант кызлар каһвә һәм түләү аппаратлары белән өстәлләр арасында йөреп тора. Түрдәге җыйнак кына сәхнәдә Горький биографиясеннән башланган стендап тамаша бара. Алып баручылар тамашачы белән бер дулкында булырга тырышып аларны да темага «өстери». Кушылып китүчеләр дә бар. Минем өчен стендап ятрак тема булган өчен озак тора алмадым кофейняда – кайтып киттем. Мондый тамаша өчен мине карт дип уйласагыз, ялгышасыз, минем белән бергә зумер буыны да кайтырга кузгалды.
Киләсе фестивальгә кадәр.
