ПОИСК

Мәскәү Сабан туе 5 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгында яңа форматта була 2026-06-18 15:48:50

Мәскәү Сабан туе 5 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгында яңа форматта була

Мәскәү Сабан туе 5 июльдә, гадәттәгечә, «Коломенское» музей-тыюлыгында була. Быел ул яңартылган форматта уза. Чара ике мөһим датага — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Бәйрәм кысаларында хәрби тематикага багышланган чаралар планлаштырылган: геройлар турында күргәзмә, «МХО хәрбиләренә хатлар» акциясе һәм маскировка челтәрләре үрү буенча мастер-класслар.

Россия ДОСААФы аерым мәйдан оештыра, анда кораллар күргәзмәсен карарга, дроннар белән идарә итәргә өйрәнергә, парашют җыярга һәм Россиянең хәрби тарихы турында күбрәк белергә мөмкин була.

Көн дәвамында төп сәхнәдә милли мәдәният сөючеләргә яхшы таныш артистлар һәм коллективлар чыгыш ясаячак. Алар арасында Фирдүс Тямаев, Заһир Зәйнетдинов (ZAINETDIN), «Бишбармак» оркестры, Гаяз Гаетбаев, Айгөл Асадуллина, «Татарстан» ансамбле, Альберт Җәлилов, Наилә Фатехова, Айдар Рәкыйпов, Гүзәлия һәм башкалар бар.

Спорт сөючеләргә мавыктыргыч Сабантуй ярышлары оештырыла. Шулай ук бәйрәм кысаларында көрәш һәм кыргыз көрәше буенча Дөнья кубогы финаллары көтелә. Ярышларда 15 илдән спортчылар катнашачак. Шулай ук көрәш буенча ачык турнир да оештырыла. Анда теләге булган һәркем үз көчен сынап карый алачак.

Башкорт һәм татар авыллары утарында кунакларны тарихи атмосфера көтә: биредә төбәкләрдән китерелгән оригиналь көнкүреш әйберләре тәкъдим ителә. Халык җыр-биюләре, традицион уеннар һәм һөнәрчеләр ярминкәләре оештырыла. Татарстанны Яр Чаллы шәһәре, ә Башкортстанны Кырмыскалы һәм Янчура районнары тәкъдим итә.

«Халыклар дөньясы кухнясы» мәйданчыгында кунаклар төрле халыкларның традицион ризыкларын татып карый алачак. Иң кечкенә кунаклар өчен Балалар Сабан туе әзерләнә.

Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган аерым мәйдан гаилә мәсьәләләренә багышлана. Лекторийда спикерлар гаилә мөнәсәбәтләре, традицион кыйммәтләр һәм тәрбия темаларына чыгыш ясаячак.

«МИР» телеканалы мәйданчыгы — «МИРовой Сабантуй» — үткәнне һәм бүгенгене берләштерәчәк: мастер-класслар, викториналар, милли костюмнар белән фотозоналар һәм артистлар чыгышлары мәдәниятара диалог атмосферасын тудырачак.

Кич белән бәйрәм «Төнге Сабантуй» форматында дәвам итә. Кичке программа алкогольсез, рухи аралашуга һәм күңелгә якын музыкага нигезләнгән була.

Статьи

«Просим сильно не корить»: Кобяков обратился к казанцам в связи с саммитом Россия — АСЕАН
«Герани» разнесли пункт дислокации и позиции дроноводов ВСУ под Добропольем
Опубликованы кадры ударов ФАБ-500 по пунктам дислокации ВСУ
Отар Кушанашвили заявил, что о Лерчек не слышали в онкоцентре имени Блохина
Жаворонков раскрыл секреты старых традиций Дня ВМФ России

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.