Татарстан һәм Красноярск крае хезмәттәшлекне киңәйтергә килеште 2026-06-04 08:14:57
Петербург халыкара икътисади форумында Рөстәм Миңнеханов Красноярск крае губернаторы Михаил Котюков белән очрашты.
Яклар икътисади элемтәләрне үстерү, бизнес-миссияләр белән алмашу һәм мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендә үзара эш итү мәсьәләләрен тикшерделәр.
Очрашу нәтиҗәләре буенча, ике төбәк арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2026-2028 елларга чаралар планына кул куелды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
