Татарстанның акча керемнәре чыгымнарны капларга җитә 2026-03-24 13:04:42
Илкүләм проектлар өчен быел 53,0 миллиард сум билгеләнгән.
Татарстанның берләштерелгән бюджетына 2026 елның 1 мартына салым һәм салым булмаган түләүләрдән 84,5 миллиард сум кергән. Шул исәптән, Татарстан бюджеты 71,1 миллиард сумга, җирле бюджетлар 13,4 миллиард сумга тулыланган.
Керемнәр
– Берләштерелгән бюджетның иң саллы чыганагы – физик затлар кеременә салым. Хисап чорында республиканың берләштерелгән бюджетына әлеге түләүләрдән 29,6 миллиард сум керде. Табышка салым 17,8 миллиард сумны тәшкил итте. Иң зур түләүләр нефтьгаз комплексыннан, төзелеш, энергетика, химия һәм нефть-химия, машина төзелеш тармакларыннан алынды. Акцизлардан 8,2 миллиард сум керде. Милек салымнары 15,8 миллиард сум булды. Штрафларлар, ягъни, салым булмаган керемнәрнең 10,0 миллиард сумы республика бюджетына, ә 1,6 миллиард сумы җирле бюджетларга күчерелде. Быелның гыйнвар-февраль айларындагы керемнәр чыгымнарны тулысынча капларга җитте, – диде Татарстанның финанс министры урынбасары Алла Анфимова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Чыгымнар
– Татарстанның берләштерелгән бюджетының гыйнвар-февраль айларындагы чыгымнары 66,8 миллиард сум булды. Хезмәт хаклары түләнде, гыйнвар белән февраль айларына планлаштырылган эшләргә акчалар күчерелде. Татарстанда быел 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга 53,0 миллиард сум тотылачак. Мәсәлән, әһәмиятле булган Тормыш өчен инфраструктура, Гаилә, Яшьләр һәм балалар, Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү, Пилотсыз авиация системалары, Озын һәм актив тормыш илкүләм проектлары гамәлгә ашырыла. Татарстанның 97 миллиард 978 миллион сум дәүләт бурычы бар. Алдагы ике елда шуның 44 миллиард сумын бетерү ниятләнелә, – диде Татарстанның финанс министры урынбасары Гела Герасимова.
Билгеле булганча, Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
