ПОИСК

«Иcенә төшерә дә елый»: Россия солдатларын каршы алучы малай аларның бүләкләрен кадерләп саклый 2026-04-13 15:31:09

Белгород өлкәсендә Россия солдатларын каршы алуы белән 2022 елда бөтен илгә танылган Алеша исемле малай хәрбиләрнең бүләкләрен саклау өчен аерым бер чемодан булдырган. Малайның әнисе Юлия «РИА Новости» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Алеша 2022 елда беренче сыйныфта укыган. Һәр көн саен Весёлая Лопань авылында юл кырыена чыгып, махсус хәрби операциягә баручы Россия хәрбиләрен сәламләгән. Ул чагында малайның башында бабасының каскасы булган. Бала аны соңыннан бер танкист бүләк иткән шлемофонга алыштырган.

Лешага быел 12 апрельдә 12 яшь тулган. Йөзү белән шөгыльләнә, гитарада уйнарга өйрәнгән, хәрби булырга хыяллана. Артиллериягә өстенлек бирә икән.

Малай Россия солдатлары хәрби бурычларын үтәр алдында үзенә бүләк итеп калдырган барлык истәлекле әйберләрне аерым бер чемоданда саклый. Бүләкләр арасында погоннан салдырып алган йолдызлар, төймәләр, кокарда. тельняшкалар бар.

«Бүләкләрне тартып чыгара да, кемнәр биргәнен искә төшереп утыра, елый. Бу кешеләрне белмәсә дә, үзара ниндидер бер элемтә барлыкка килгән. Мондый мизгелләрдә миңа авыр булып китә. Әмма, икенче яктан, баламның күзләрендә кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, кешеләрне кызгану хисе күреп сөенәм», – дигән Алешаның әнисе.

Үз итеп кочаклап, энекәшләре кебек техникада утыртып йөрүләре малайның хәтеренә аеруча нык сеңеп калган. Шул ук вакытта, «йолдыз»га әйләнүенә карамастан, борынын өскә чөермәгән: һаман шундый ук ачык күңелле, мәрхәмәтле. Әнисе әйтүенчә, малайның холкы-фигыле тамчы да үзгәрмәгән.

Шул ук вакытта Алешаның гаиләсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышуын дәвам итә: гуманитар ярдәм җыя: хәтта алар өчен пилмән, вареник бөгәл. Алеша исә, әнисе белән еш кына солдатлар янына килеп, аларга гитарада уйный. Хәрбиләр янына шул танкист шлемыннан бара.

Похожие материалы

Статьи

Экс-футболист Кирьяков заявил, что «Зенит» удивил в матче с «Краснодаром»
Праздник грачиной каши «Карга боткасы» вновь пройдет в комплексе «Туган авылым»
В Госдуме назвали главное пособие для семей с детьми
В Татарстане заготовят более 11 тонн семян лесных растений
Россияне охвачены инфляционной тревогой: цены растут быстрее доходов

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.