Талия Миңнуллина Казаннан Пекин, Чэнду һәм Сианьга рейслар ачарга тәкъдим итте 2026-08-18 08:01:45
Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Казан – Пекин, Казан – Чэнду һәм Казан – Сиань юнәлешләре буенча туры авиарейслар ачарга тәкъдим итте.
Бу хакта ул Казанда узучы «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” IV Халыкара форумында әйтте. “Кытай белән туры авиаэлемтәләрне киңәйтү һәм Казан – Пекин, Казан – Чэнду һәм Казан – Сиань рейсларын ачу теләгебезне җиткерәсебез килә. Без әлеге юнәлешләр буенча эшләргә телибез”, – диде ул Кытай бизнесы вәкилләре белән түгәрәк өстәл барышында.
China Eastern Airlines Мәскәү офисы генераль директоры Кан Сяофэн хәбәр иткәнчә, 31 июльгә Казан белән Шанхай арасында авиакомпания 583 рейс башкарган, аннан 129 меңнән артык пассажир файдаланган. “Хәзерге шартларда Кытай һәм Россия арасында эшлекле, туристик, белем бирү сәфәрләренә ихтыяҗның тотрыклы артуы күзәтелә.
Шулай ук Евразия транзиты һәм йөк ташу өлкәсендә дә киң мөмкинлекләр ачыла. Безнең компания маршрут челтәрен оптимальләштерүне, хезмәтләр локализациясен тирәнәйтүне дәвам итәчәк”, – диде Кан Сяофэн.
