Татарстанда көчле яңгыр, яшен һәм боз көтелә 2026-07-16 12:18:38
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республика халкын һава шартларының кискен начараюы турында кисәтте.
Синоптиклар фаразлавынча, 17 июль көндез һәм 18 июльгә каршы төндә Татарстанда айлык норманың 30 процентыннан алып 100 процентына кадәр явым-төшем көтелә. Иң күп яңгыр республиканың көньяк районнарына туры киләчәк.
Моннан тыш, урыны белән яшен һәм боз явуы ихтимал. Җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләргә автомобильләрне реклама щитлары, элмә конструкцияләр, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләре янында калдырмаска киңәш итә. Шулай ук көчле җил вакытында биналар стеналарына сыенмаска кирәк, чөнки түбәдән яки фасадтан төрле әйберләр төшү куркынычы бар.
Көчле җил һәм яңгыр вакытында мөмкин булганча өйдә калырга, тәрәзәләрне ныклап ябарга, балконнардагы җиңел һәм тотрыксыз әйберләрне эчкә кертергә киңәш ителә. Балаларны олылар күзәтүеннән башка калдырмаска кирәк.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 112 бердәм ашыгыч хезмәте телефонына шалтыратырга кирәк.
