Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә терлекчелек эше буенча семинар-киңәшмә узды 2026-05-13 20:20:27
Чарада Саба районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, район ветеринария хезмәте җитәкчесе, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты.
11 майда Урта Саба мәдәният йортында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә 2026 елның апрелендә терлекчелек эшенә йомгаклар ясау буенча семинар-киңәшмә узды. Киңәшмә барышында терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалды һәм район хуҗалыкларындагы актуаль проблемалар каралды.
Киңәшмәдә терлекчелек буенча консультант Илшат Нурмиев чыгыш ясады. Ул катнашучыларны тармак буенча җитештерү күрсәткечләре белән таныштырды:
1 майга авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары тарафыннан 40 249 тонна сөт җитештерелгән. Иң күп сөт артымы «Нырты АХП» ҖЧҖендә, «Симет» ҖЧҖендә, Әхмәтов г.р. КФХында һәм Мөхәммәтшин З. З. КФХында барлыгы 5308 тонна ит җитештерелгән, шулардан 1799 тонна. Сыер ите һәм 3509 т. дуңгыз ите. Районда эре мөгезле терлекләр саны 34257 баш тәшкил итә. Шулай ук 45326 баш дуңгыз, 6220 баш сарык һәм кәҗә, 2532 баш ат исәпләнә. Үз нотыгында яшь терлекләрнең сакланышына, сөт терлекләренең кимүенә игътибарны юнәлтте, – дип сөйләде ул.
Семинарның практик өлешендә Саба районы буенча Россельхозүзәк җитәкчесе Васил Кәбиров чакырылучыларны көзге, сабан һәм азык культураларының торышы белән таныштырды. Корткычлар һәм авырулар белән көрәш методлары турында аңлатты. Авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчеләренә чүп үләннәрен вакытында эшкәртү һәм чәчү кампаниясен кыска вакыт эчендә төгәлләү бурычы куелды. Аннары Урта Саба бүлекчәсе җитәкчесе Ленар Саматов авыл хуҗалыгы предприятиесе буенча йомгаклар ясады, терлекчелектә эшләрнең торышы, язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде. Семинарда катнашучылар 2025 елның ноябрендә файдалануга тапшырылган 188 башка исәпләнгән яңа сыер абзары белән таныштылар.
Чыганак: Авыл хуҗалыгы идарәсе
