Сарман матбугат үзәге кунаклар кабул итте 2026-03-14 11:52:44
Кичә Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә ифтар мәҗлесе узды.
Чарага махсус кунак итеп беренче татар коучы, психолог Илүзә Әминова чакырылган иде.
3 сәгатьтән артык барган мәҗлес бер тында сизелми дә үтте. Иң элек кунагыбыз гаиләдә хатын-кызның роле, аның бәрәкәт китерүдәге әhәмияте, тоткан урыны турында бик эчтәлекле вәгазь сөйләде, догалар укыды. Авыз ачу вакыты җиткәч, барыбыз да зәм-зәм суы hәм хөрмә җимеше белән ризыкландык. Ахшам намазы укылгач, мәҗлес дәвам итте.
Тәмле ризыклар пешерү остасы Ләйсән Гыйльфанова кейтеринг хезмәте ярдәмендә кайнар аш, өчпочмак белән сыйлады. Ифтар өстәле сый-нигъмәтләрдән сыгылып торды. Кунаклар алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчтек. Районның оста куллы кызлары — Резедә, Регина хатын-кызларыбызга бүләккә сертификатлар алып килгәннәр иде, Гүзәл татлы пирожныйлар белән сыйлады. Флорист Эльвина hәр кунакка ап-ак лаләләр җибәргән иде. Без дә Аллаhның 99 исеме язылган китапчык бүләк иттек.
Әлеге җылы очрашу күпләрнең хыялын чынга ашырырга, күңелендә йөрткән сорауларына җавап табарга ярдәм итте. Кунаклар, зур канәгатьләнү хисе белән, рәхмәт сүзләре ирештерделәр, күп хис-тойгылар, онытылмас тәэсирләр кичерделәр, мондый чараларның дәвамлы булуын теләделәр.
15 март көнне дә Матбугат үзәге ифтар мәҗлесе оештырачак. Бу көнне, махсус кунак буларак, җырчы Гүзәлем чакырулы.
