ПОИСК

Районга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде 2026-08-14 17:40:14

Районга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде

Республика Рәисе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән бергә урып-җыю эшләренең барышы һәм терлекчелек өлкәсе белән танышты.

Республика җитәкчеләрен район башлыгы Айрат Җиһаншин каршы алды. Эш сәфәре “Табар” хуҗалыгында яңа сафка баскан 1200 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән комплекста башланып китте. Биредә күләмле төзелеш эшләре башкарыла. Ул өч этапта эшләнә.

фото Раис РТ
Автор фото: Ләлә Сафиуллина

Комплекс 200 башка исәпләнгән 2 ферма бинасын, сөт саву блогын, 100 башка исәпләнән бозаулату һәм яшь бозаулар бүлекләрен үз эченә алган. Биредә шулай ук махсус тирес саклау чокыры, силос траншеялары, сенажны саклау өчен лапас та булдырыла. Комплексның тирә-юне дә төзекләндерелгән һәм юл да салынган. Ферма биналарында заманча шартлар тудырыла, яңа җиһазлар урнаштырыла. Биредә 25 кешегә эш урыны булдырыла. Эш шартлары да заманча. Кул хезмәте артта калып, эшләр автоматлашачак, цифрлашачак.

фото Раис РТ
Автор фото: Ләлә Сафиуллина

“Табар” хуҗалыгында урып-җыю эшләре дә оешкан төстә бара. Хуҗалыкның 2523 гектар мәйданда җирләре бар. Сөрүлек җирләре 2347 гектарны, көтүлекләре 176 гектарны били. Биредә 441 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 231 баш савым сыеры, 447 баш сарык һәм 142 баш ат бар. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов игенче-механизаторлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, җитәкче-белгечләр, шәхси эшмәкәрләр белән дә очрашты. Икмәк язмышы өчен көрәшүче, авылларны яшәтү һәм үстерү өчен көнне-төнгә ялгап эшләүче хезмәткәрләргә олы хөрмәтен белдереп, уңышлар теләде.

“Сезгә яхшы эшләр, үзегезне саклагыз һәм уңышлар телим. Хезмәтегез өчен рәхмәт”, — дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

фото Раис РТ
Автор фото: Ләлә Сафиуллина

Район башлыгы Айрат Җиһаншин районда урып-җыю эшләренең оешкан төстә баруын билгеләп узды. Шулай ук терлекчелек юнәлешен үстерү өстендә җитди эш алып барылуы хакында әйтте. Кыр янәшәсендә районда җитештерелгән азык-төлек, яшелчә, кондитер ризыкларыннан күргәзмә тәкъдим ителде. Шулай ук эшмәкәрләр киләчәктә башкарылачак эш планнары белән дә уртаклашты.

Статьи

Россия и Таиланд обсудят прямые рейсы в Москву авиакомпаний
Четверых казанцев осудили за грабеж на 3 млн рублей
Александр Карелин призвал к отмене параллельного зачёта спортсменов
ГАИ: В Татарстане есть три площадки, где детей обучат управлению питбайками
Минниханов облетел поля и оценил, как идут уборочные работы в Тетюшском районе РТ 14/08/2026 – Новости

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.