ПОИСК

Табиб: «Хатын-кызларга ял күбрәк таләп ителә» 2026-04-14 23:30:07

Галимнәр фикеренчә, «язгы кәефсезлек» (весенняя хандра) дигәнебез – юк әйбер. Алар әйтүенчә, кешеләр аны үзләре генә уйлап таба. Әмма белгечләр урынсызга шикләнүнең, кәефсезләнү, алҗуның сәбәпләрен организмдагы көйсезлекләргә бәйләп аңлата.

«Эндокрин системасының депрессиясе» дигәне төшенчә бар. Калкансыман бизнең, бөер өстендәге бизләренең яки җенес бизләренең җиткелекле эшләмәве сәбәпле килеп чыга ул. Алар бүлеп чыгара торган гормоннар нейромедиаторларны (баш миендә һәм бөтен тәндәге нерв күзәнәкләре арасындагы сигналларны тапшыручы матдәләр), иң элек серотонин һәм дофаминны көчәйтергә яки сүлпәнәйтергә мөмкин”, – дип аңлатып үткән KP.RU” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә медицина фәннәре докторы, профессор Лариса Волкова.

Калкансыман бизнең гормоннары җитмәү организмдагы барлык процессларны акрынайта. Бу исә сүлпәнлеккә, төшенкелеккә китерә. Ә инде аларның чиктән тыш күп булуы, нерв системасын ярсытып, борчу, ачу хисен китереп чыгара.

Белгеч әйтүенчә, нерв системасына гына түгел, эндокрин системасына да берьюлы берничә фактор йогынты ясый. Беренчедән, Д витамины, шулай ук йод, селен, тимер һәм В витаминнары җитмәү бу. Икенчедән, язын көн озынлыгының, һава температурасының артуы, организмдагы киеренкелекне көчәйтеп, матдәләр алмашын үзгәртүне таләп итә. Өченчедән, хроник авырулар язгы кәефсезлек билгеләрен көчәйтә.

Гормональ өзеклекләрнең төп билгеләре булып хәлсезлек, кәефсезлек, сүлпәнлек тора. Әмма бу билгеләр төрле халәтләргә хас, шуңа күрә белгеч башта гадәти анализлар билгеләячәк.

Анализ нәтиҗәләре әйбәт булып та, алҗыганлык хисе бетмәсә, эндокринолог комплекслы тикшеренүне билгели.

«Мондый очракта белгеч гадәттә глюкозага һәм ТТГ күләменә кан анализыннан тыш, башка гормоннарга (шул исәптән бөер өсте бизләренә, җенес бизләренә) анализлар билгели. Алар бизләрнең ни дәрәҗәдә эшләвен күрсәтә. Шулай ук УЗИ, ә кайбер катлаулы очракларда – компьютер томографиясе яисә рентгент таләп ителә», – дип аныклап үткән табиб.

Бу анализ нәтиҗәләре дә начар булса, организмда гормоннар җитмәүдән котылу мөмкинлеге бирердәй дәвалау билгеләнелә.

Шул ук вакытта, белгеч әйтүенчә, хатын-кызлар ир-атларга караганда күбрәк алҗый. Хәтта нарасый чагында да кызлар малайлар белән чагыштырганда күбрәк йоклый. Шуңа күрә аларга әйбәтрәк ял итү кирәк.

«Хатын-кызның физиологиясе башкачарак: күрем, йөклелек, бала тудыру, имезү, күремнең бетү чоры энергия чыгымын күбрәк таләп итә. Бу исә гормоннар балансына, иммунитет, матдәләр алмашына йогынты ясый», – дип аңлаткан профессор.

Тулы кыйммәтле ял итүгә исә әйбәт йоклау гына түгел, тынычлану өчен сулыш гимнастикалары, шөгыль дә ярдәм итә.

Белгеч әйтүенчә, болар ярдәм итмичә, алҗыганлык, йокысызлык барыбер калса, баш авырту, яраткан шөгыльгә битарафлылык, төшенкелек, өметсезлек, игътибарсызлык барлыкка килсә, тырнаклар сына, чәчләр коела, сулыш кысыла башласа, табибка күренергә кирәк. «Хәтта санап үтелгән билгеләрнең берсе генә пәйда булган очракта да», – дип кисәтеп әйткән ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Похожие материалы

Статьи

Беспилотники ВСУ атаковали энергосистему в Запорожской области
Яңа Иштирәк авылы апалары СВО өчен мендәрләр ясауны дәвам итә
В Казани произошло ДТП с участием электровелосипеда и легковушки
Чупракова: Пугачева не приедет в Россию на свой день рождения
Регионы России получат более 180 млн рублей на развитие волонтерства

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.