Россиядә мигрантларга кагыйдәләр тагын да катгыйлана, ниләр үзгәрәчәк 2026-03-17 10:09:03
Россиядә миграция сәясәтен тагын да катгыйландырырга җыеналар.
Хөкүмәт комиссиясе чит ил гражданнарын илдән куып чыгару өчен нигезләр санын арттыру турындагы закон проектын хуплады, дип хәбәр итә «Ведомости».
Яңа төзәтмәләр нигезендә, экстремизм, җәмәгать һәм мәгълүмати куркынычсызлыкка янау белән бәйле хокук бозулар кылган мигрантлар өчен җаваплылык сизелерлек артачак. Аерым очракларда илдән куып чыгару төп һәм мәҗбүри җәзага әверелергә мөмкин.
Моннан тыш, хакимият куып чыгару турында карар кабул итү тәртибен гадиләштерергә тели. Кайбер очракларда суд каравы кыскартылырга, ә карар чыгару вәкаләте эчке эшләр органнарына тапшырылырга мөмкин.
Шулай ук штрафлар да артачак: мәсәлән, илдә тору режимын бозган өчен штрафлар 2–5 мең сумнан 4–7 мең сумга кадәр күтәрелергә мөмкин.
Экспертлар фикеренчә, бу үзгәрешләр миграция контролен көчәйтүгә юнәлтелгән. Шул ук вакытта алар куып чыгару процедурасының үзенең дә тамырдан үзгәрүен билгели.
Статистикага караганда, 2025 елның сигез ае эчендә Россиядән 35 меңгә якын чит ил гражданы куып чыгарылган.
Билгеле булганча, Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
