Дары заводындагы янгыннан соң хастаханәгә эләгүчеләрнең берсе авыр хәлдә 2026-04-14 22:21:10
«Татар-информ»га билгеле булганча, Казан дары заводында янгында зыян күргән хатын-кызның хәле авыр.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Казан дары заводында янгын чыккан. ТР Рәисе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аның техноген сәбәпләре бар, ә көчле тавыш басымны төшерү системасы эшләвеннән килеп чыккан.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, төрле дәрәҗәдәге авырлыктагы ике кеше хастаханәгә салынган.
