Татарстан Рәисе «РОСТКИ» халыкара форумын югары дәрәҗәдә уздырырга кушты 2026-08-15 12:15:22
16-19 августта Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы узачак. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсе кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чараны югары дәрәҗәдә уздырырга кушты. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Быел форум дүртенче тапкыр оештырыла. Бу — Кытай коллегалары белән хезмәттәшлекнең төп мәйданчыкларының берсе, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе.
"Быел без бик күп кунакларны, федераль хакимият органнары вәкилләрен, Россия төбәкләреннән делегатларны, чит ил кунакларын һәм Кытай Халык Республикасы вәкилләрен көтәбез. Куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә һәм безнең сессияләрнең, утырышларның, форум кысаларындагы чараларның эчтәлеген тәэмин итәргә кирәк", — диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр иткәнчә, сәнәгать, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, транспорт һ.б. өлкәләрне үз эченә алган 70 кә якын эшлекле сессия планлаштырылган. Форумның барлык көннәрендә дә «Казан Экспо» ХКҮ ндә күргәзмә эшләячәк. 10 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. кеше. Алар өчен мәдәни һәм спорт программасы әзерләнгән.
/Татарстан Рәисе матбугат хезмәте
