Музей ветераны Рәмис Ногманов САЙКИН ШӘРИФ РИЗА УЛЫ турында истәлекләр барлаган 2026-07-28 12:29:09
Апас районына – 96
Музей ветераны Рәмис Ногманов САЙКИН ШӘРИФ РИЗА УЛЫ турында истәлекләр барлаган
(Мөхәммәтшәриф Мөхәммәтриза улы)
ГАЛИМ — ДӘРЕСЛЕКЛӘР, МЕТОДИК ЭШКӘРТМӘЛӘР АВТОРЫ.
Ул Тәтеш өязе, Олы Тоябе волосте, Аюкөйдергән авылында (хәзер Апас районы) 1900 елның 15 февралендә туган.
Башлангыч белемне туган авылында ала, аннан төрле кыска сроклы педагогик курсларда лекцияләргә йөри, тыңлый...
Хезмәт юлын 1918 елда Черки Кильдураз волосте Яңа Чәчкаб мәктәбендә башлый.
Гражданнар сугышы ветераны. Аннан Аюкөйдергән мәктәбендә эшли.
1921-24 елларда Казахстанда һәм 1942 елга кадәр Апас, Буа районнары мәтәпләрендә мөгаллимлек итә.
1939 елда югары белем ала.
1942-45 елларда Ватан сугышында катнаша. Ике мәртәбә яралана.
1945-65 елларда Яшел Үзән районы мәктәпләрендә укыта. Шәриф Сайкин 90 елларга кадәр Татарстан китап нәшриятында штаттан тыш хезмәткәр.
Педагогик эшчәнлек вакытында Ш. Сайкин 4-10 сыйныф татар мәктәпләре өчен татар теле, хрестоматиясе дәреслекләрен төзи. 30дан артык хезмәтләре зур тираж белән басылып чыга.
"4-8 сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы" 40 ел буена 9 мәртәбә кабат бастырыла.
1961 елдан СССР журналистлар Союзы члены, 130 артык фәнни-педагогик хезмәтләре басылып чыга.
Сугышта батырлыклары, тыныч тормышта тырыш хезмәте өчен
I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл йолдыз, Хезмәт Кызыл байрагы орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.
Галимнең шәхси тормышы шактый үзенчәлекле. Беренче никахтан туып та өлгермәгән кызы Роза, Ленинградта туа. әтисен бер дә күрмәгән килеш 70 елдан соң эзләп таба, (шул максаттан Түбән Кама шәһәренә урнаша) очраша, җылы, ядкари хисләр белән әтисен соңгы юлга озата. Бу вакытта Шәриф Сайкинга 99 яшь була...(1999).
Әтисенең шәхси архивын (фотолар, документлар, орден-медальләр һ. б.) Апас музеена тапшыра. Кулъязмаларын ("Туган ягыбыз тарихыннан сәхифәләр") китап итеп, Казан университеты галимнәреннән бәяләмә алып, матбугатта бастыра.
