Татарстан компаниясенә туфракка зыян китергән өчен 19,8 миллион сум штраф салганнар 2026-07-14 16:34:34
Татарстан компаниясен туфракка зыян китергән өчен 19,8 миллион сум штраф түләргә мәҗбүр иткәннәр, дип хәбәр итә Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте.
Ведомствода белдерүләренчә, предприятие I-IV класслы куркынычлы калдыкларны ташу һәм утильләштерү белән шөгыльләнә. Күчмә тикшерү вакытында инспекторлар составында нефть булган калдыклар тутырылган ачык котлован, нефтьле сыеклыкның агуын, шулай ук предприятие территориясендә агулы калдыклар күмелүен ачыклаган.
Компания зыянны ирекле рәвештә каплаудан баш тарткан. Нәтиҗәдә, ведомство тарафыннан ТР Арбитраж судына дәгъва тапшырылган, ул фирманы зыянны түләргә мәҗбүр иткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Похожие материалы
