Кызыл Юл авылы 100 еллык юбилеен билгеләп үтте 2026-07-05 18:34:40
Тукай районының иң кечкенә авылларының берсе булган Кызыл Юлда гасырлык юбилей уңаеннан зур бәйрәм узды. Тантанага биредә туып-үскән җирле халык та, ерак төбәкләрдән сагынып кайткан кунаклар да җыелды.
Бу чарада иртәдән кичкә кадәр җыр-бию, дәртле музыка һәм милли уеннар тынып тормады. Бәйрәмне шушы авылда туып-үскән Тукай районы Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев ачты һәм авылдашларын җылы тәбрикләде.
Бәйрәм программасы бик бай булды. Биклән авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре искиткеч концерт тамашасы күрсәтте. Шул ук авылдан чыккан җырчы Сәрия Нәбиуллинаның башкаруында дулкынландыргыч җырлар бәйрәмгә аеруча зур ямь өстәде. Күркәм чараны оештыруда авыл эшмәкәрләре дә зур өлеш кертте — алар җитәкчелек белән берлектә килгән кунаклар өчен мул бәйрәм табыннары әзерләде.
«Бер күрешү — бер гомер» дигән шигарь астында узган әлеге чара дустанә очрашулар, кайнар кочаклашулар һәм яшьлек хәтирәләре белән үрелеп барды. Килгән кунаклар оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдереп, мондый милли бәйрәмнәрнең яшь буында туган якка мәхәббәт тәрбияләвен аерым билгеләп үттеләр.
