ПОИСК

Татарстанның бер районында балалар бакчасы түбәсе ишелү сәбәпле җинаять эше кузгатылган 2026-05-14 04:16:57

Чүпрәле районында балалар бакчасының түбәсе өлешчә ишелү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү барышы һәм аның нәтиҗәләре турында Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга җиткерәчәкләр. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге хәл 2 февральдә Иске Чүпрәле авылындагы 1 нче «Кояшкай» балалар бакчасында булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, кардан тиешенчә чистартылмау сәбәпле түбә ишелеп төшәргә мөмкин.

Район башлыгы Марат Гафаров белдергәнчә, әлеге хәл аркасында зыян күрүчеләр юк.

Билгеле булганча, балалар бакчасы түбәсенә капиталь ремонт 2011 елда ясалган. Ә 2024 елда учреждениедә эчке эшләр башкарылган, шулай ук территориясе төзекләндерелгән.

Хәзерге вакытта тикшерү һәм торгызу эшләре алып барыла. Шул сәбәпле балалар бакчасы вакытлыча ябылган, ә анда йөрүче балалар райондагы башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә күчерелгән.

Статьи

В России социальная пенсия выросла почти на тысячу рублей за год
Овчарова “КазанФорум”да: “Россиядә фәкыйрьлек проблемасы хәл ителде”
Вице-спикер Словакии Гашпар подтвердил важность памяти о войне
Вэнс: для Трампа важно убедиться, что Иран не будет обладать ядерным оружием
Халяль как философия жизни: Минниханов открыл международную ярмарку Kazan Halal Market

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.