ПОИСК

Чит ил паспортыннан башка гына кайларга барырга мөмкин булуын искә төшерделәр 2026-08-14 09:41:21

Чит ил паспортына ия булмаган килеш кенә алты юнәлеш буенча сәяхәт кылырга мөмкин.

“Татар-информ” республикада яшәүчеләрнең Россия паспорты белән генә кайсы илләргә бара алуын искә төшереп үтте.

Абхазия

Илдә яшәү вакыты 90 көннән артмаса, чит ил паспорты да, виза да таләп ителми. Сәяхәтчеләрнең күпчелеге Абхазиягә Сочи аша бара. Шулай ук Сухумга кадәр самолёт белән дә очарга мөмкин.

Әрмәнстан

Самолётта барган очракта, илгә Россия паспорты белән генә керергә мөмкин. Ә җир өсте транспорты белән чик аша узганда, чит ил паспортын күрсәтергә кирәк. Ул шулай ук әлеге илдә билгеләнгән вакыттан озаграк булырга җыенучылардан да таләп ителә.

Белоруссия

Илгә керү өчен эчке паспорт булса, шул җитә. Өстәмә документларсыз гына биредә 90 көн яшәү рөхсәт ителә. Сәфәр озаккарак сузылса, вакытлыча яки даими яшәүгә рөхсәт алырга кирәк.

Казахстан

Россия паспорты белән 180 көнлек чорның 90 көнен биредә уздырырга мөмкин. Илдә озаккарак калырга ниятләүчеләргә вакытлыча теркәлү яки, гражданлыкны үзгәртмичә, даими яшәүгә рөхсәт алу (вид на жительство) таләп ителә.

Кыргызстан

Бу илгә бару өчен дә Россия паспорты җитә. Турист, теркәлмичә, 30 көнгә кадәр яши ала.

Көньяк Осетия Илгә керү өчен чит ил паспорты да, виза да кирәкми. Әмма туристлар бирегә аяк басканнан соң өч эш көне эчендә, Иммиграцион контроль идарәсенә барып, миграция картасын рәсмиләштерергә тиеш. Мондый документ 90 көн гамәлдә була.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Похожие материалы

Статьи

Губернатор рассказал, когда Тюмень получит Южный обход города
Лавров: Турция искренне заинтересована в стабильности в Черном море
Качество воды в Екатеринбурге ухудшилось из-за масштабных паводков
Чемоданы и большие сумки под запретом: в магазинах России ввели новые правила
В больницах Чернигова ежедневно умирают десятки мобилизованных украинцев

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.