ПОИСК

Республикакүләм ифтар оештыручылар эчке тәртип кагыйдәләренә игътибар бирүне сорый 2026-03-12 06:07:09

2026 елның 13 мартында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында 14нче Республикакүләм ифтар узачак.

Әлеге чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе, «Туган авылым» милли-туристлык комплексы һәм «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге тарафыннан оештырыла. Республикакүләм ифтарга билетлар – бушлай. Аларны мәчетләрдән һәм мөхтәсибәтләрдән, шулай ук диния нәзарәтеннән алырга мөмкин. Ифтар программасы 15:00дә башлана.

Оештыручылар ифтарда катнашу өчен түбәндәге кагыйдәләргә игътибар итүне һәм тәртипләрне аңлап кабул итүне сорый:

- ифтарга бары тик билетлар белән генә кереп булачак, шул исәптән, 6 яшьтән зуррак балалар да;

- «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге бинасына 17:30га кадәр генә кереп булачак. Әлеге вакыттан соң чара уза торган урынга керү юлы ябыла;

- билетларны ифтарга шиксез бару шарты белән генә алырга, ә бара алмаган очракта, аларны кире тапшырырга яки башка дин кардәшләргә бирергә кирәк. Бу әзерләнгән ризык (порцияләр) ураза тотучы барлык кунакларга да җитсен һәм, буш урыннар калган очракта, дини мәҗлес исрафка сәбәп булмасын өчен мөһим;

- бер билетлы кешегә бер генә өлеш ризык һәм бер шешә су каралган, 6 яше тулмаган балалар бары тик әти-әниләре белән генә авыз ача ала;

- чарада дресс-код гамәлдә булачак: ифтарга килгән хатын-кызларның һәм ир-атларның киемнәре ислам кануннарына туры килергә тиеш.

Статьи

МИД России связал атаку на Брянск с надеждами США на мирные переговоры
Пожар на заднем дворе США: маневры авиации России у Аляски вызвали странную реакцию Вашингтона
Один из пунктов пропуска на границе с Китаем временно закроют в Приморье: причины
Серия «Южного парка» в прямом эфире: иранского лидера заменили картонной фигурой
Дроны атаковали крупнейший морской порт в Омане - на нефтехранилище возник пожар

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.