ПОИСК

29 ел яшәгән иреннән аерылган 2026-02-27 09:42:11

29 ел яшәгән иреннән аерылган

Чаллы автостанциясе аша сәфәр чыгучылар бу мөлаем ханымга – Гөлүзә ханым Шәеховага игътибар итми калмыйлардыр.

Пассажирларны автобуска утыртып торучы ул – Гөлүзә ханым. Һәм шунысы игътибарга лаек – бу вазыйфада ул инде 1978 елдан бирле эшли икән. 48 ел, «почти» ярты гасыр бит бу!

– Җәйгә, Аллаһ боерса, 70 яшь тула. Шуннан соң китәрмен дә инде, – дип сөйли Гөлүзә ханым. – Бу кадәр эшли дә алмаган булыр идём, дөресен әйткәндә. Җитәкчеләрем (автостанция администрациясе) әйбәт булдылар, әле дә Гөлүзә апа, дип кенә торалар.

Җитәкчеләре генә түгел, пассажирлары да ярата Гөлүзә ханымны. Беренче чиратта, мөлаемлыгы өчен. Һәркемгә ягымлы эндәшә, сорауларга иренмичә, иркенләп җавап бирә ул. Юлаучылар аңа һәрчак рәхмәтле булып калалар.

– Кайберәүләрнең автостанциягә килгәндә үк кәефләре булмый, – дип сөйли Гөлүзә ханым. – Бердән, юл үзе азаплы, мәшәкатьле нәрсә инде ул, «юл газабы – гүр газабы», дип юкка гына әйтмәгәннәр. Икенчедән, ашыкканда, ыгы-зыгысы да килеп чыгып тора бит әле аның, гел юк өчен дигәндәй, ирен белән дә ачуланышып куясың, өйдә калган балалар өчен дә борчылып торасың. Юк өчен дә кызып кителә. Мин үзем пассажирларның хәлен аңлыйм, шуңа күрә ниндидер бәхәсләр килеп чыкканда да эндәшми калуны дөресрәк дип саныйм. Аның каравы, озын яллардан чыкканда, даими пассажирларым мине инде югалткан булалар. «Күптән күренмәдегез», – дип, әллә кайлардан килеп эндәшәләр. Пассажирлар арасында якын күреп, борчу-хәсрәтләре белән бүлешүчеләр дә, язмышлары турында сөйләп китүчеләр дә очрый. «Сезнең белән сөйләшкәч, рәхәт булып китте», – диләр.

Язмыш, дигәннән, Гөлүзә ханымның үзенең дә тормыш юлы катлаулы булган аның. Ире белән 29 ел бергә яшәгәч, икесе дә 60ларын тутыргач, аерылышканнар. Олы яшьтә фатир бүлешүләре аеруча авыр бит әле ул. Ике бүлмәлене ансат кына бүлеп тә булмый. Бер бүлмәле фатир сатып алу өчен ире улларының өлешен дә үзенә сораган. Гөлүзә ханым ризалашкан, аннары инде үзенең торак проблемасын хәл итү өчен ипотека алырга туры килгән. Аллаһка шөкер, балалары ярдәме белән әкренләп түләп бетергәннәр.

– 29 ел бергә яшәгәч, гаиләне саклап калу мөмкинлеге юк идеме икән соң, менә хәзер, бу күңелсез вакыйгалар артта калгач, ничек уйлыйсыз? – дип сорыйм Гөлүзә ханымнан.

– Юк иде, – дип җавап бирә ул. – Ирем бик көнче булды минем. Ә бу чирме, гадәтме, картайган саен көчәя генә бара икән. Иремнән генә чыгып әйтмим. Картайган саен барыбызның да холыклар бозыла, күрәсең, безнең.

Хәзер балаларын, оныкларын кайгыртып яши Гөлүзә ханым. Оныклары дүртәү. Иң олысына, кызының улына, 24 яшь, кечкенәсенә, улының кызына, – 3.

– Барысы да, Аллаһка шөкер, татарча сөйләшәләр, – ди Гөлүзә ханым. – Минем белән татарча сөйләшәсе икәнен беләләр.

– Гөлүзә ханым, хәзерге яшьләр өчен бер урында 48 ел эшләү – күз алдына китерә алмаслык хәл. Ә менә сезнең күңелдә үземне башка өлкәдә дә сынап карамаганмын дигән үкенеч калмадымы? – дип сорыйм саубуллашканда.

– Юк, – дип елмая Гөлүзә ханым. – Минем эшем игелекле булды бит: гомерем буе кешеләрне хәерле юл теләп озаттым.

Ризидә Гасыймова

Статьи

В Советском районе Казани отключат воду на сутки
Медицинские процедуры глазами кошки: страх вместо заботы
В Казани ребенок едва не провалился в открытый люк
Плиточник угнал катер у хозяина во Флориде и повез друзей сражаться с режимом на Кубу
Алексей Родин раскрыл, как выгодно вложить 100 тысяч рублей

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.