Татарстанда пассажир автобусы әйләнеп капланды 2026-07-11 13:56:34
Ул Самарадан Чаллыга кайта торган булган.
Самара-Чаллы маршруты буенча кайта торган пассажир автобусы юл-транспорт һәлакәтенә очрады. Фаҗига бүген төнлә якынча 3нче яртыда Кузайкино – Нурлат трассасында, Ибрай Каргали авылы янында килеп чыкты. Салонда ике шофёр белән бергә 46 кеше булган.
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча иларәсе хәбәр итүенчә, 15 пассажир, шул исәптән 15 яшьлек кыз зыян күрде. 4 кеше авыр хәлдә Әлмәт һәм Лениногорск хастахәнәләренә озатылды. Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗига шофёрның идарә итүне югалтуы нәтиҗәсендә килеп чыккан, тикшерү башланган.
Һәлакәт урынында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсеннән 39 кеше һәм 14 махсус техника эшләгән.
Фотолар РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынды.
