Мәскәүдә генерал-лейтенант Владимир Алексеевка утлы коралдан атканнар 2026-02-06 09:39:52
Мәскәүдә Оборона министрлыгы генерал-лейтенанты Владимир Алексеевка атканнар.
Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар, дип яза РИА Новости. Билгесез кеше хәрбинең аркасына берничә тапкыр аткан һәм качкан, диелә хәбәрдә. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерүчеләр утлы коралдан атучыны эзли.
