Татарстанда 7 яшьлек малай әбисе күз алдында үлә язган 2026-06-14 12:10:37
Казанда 7 яшьлек малай әздән генә күлдә батып үлмәгән. «Татар-информ»га билгеле булганча, әлеге хәл Комсомол күлендә булган. Малай әбисе белән яр буена килгән һәм сулыкның уртасына кадәр йөзеп кергән.
Кизү торучы коткаручылар баланы ярга чыгарган. Малайга беренче ярдәм таләп ителмәгән. Әбисе һәм оныгы белән әңгәмә уздырылган.
