ПОИСК

Архив туплаган өчен - грант! 2026-06-10 13:45:20

Татарстан дәүләт архивы илдә иң яхшылардан санала.

Республикада 7 меңгә якын документлар туплау чыганагы исәпләнә. Бу – дәүләт һәм муниципаль архивларга документлар тапшыручы оешмалар. Әмма аларның кайберләрендә документларны саклау шартларында хилафлыклар бар: документларны саклау өчен махсус урыннар юк, сигнализация системалары урнаштырылмаган һәм башкалар.

Архив эше буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Галимәнова сүзләренчә, архив документларын туплауда ярдәм иткән оешмалар өчен 2018 елдан конкурс үткәрелә. Коммерцияле оешмалар һәм коммерциячел булмаган оешмалар һәркайсы үз категориясендә шушы бәйгедә катнашып, саллы гына грантлар ота ала. Конкурс оештырыла башлаганнан бирле 73 оешма шушы грантка ия булып, документлар саклау шартларын яхшырта алган. Кемдер ремонт ясаган, документлар саклау өчен шкафлар урнаштырган, аларны теркәү һәм туплау өчен җиһазлар сатып алган, архивларын цифрлаштыруга керешкән, күргәзмәләр булдырган.

Айгөл Галимәнова оешмаларда архивлар булдыруның мөһимлеген ассызыклый. Бигрәк тә аларның хезмәткәр лаеклы ялга чыкканда әһәмияте зур. Оешманың архивы юкка чыгу сәбәпле, пенсия исәпләгәндә еш кына кыенлыклар туа. Шуңа күрә Архив эше буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе урынбасары оешмаларны дәүләт һәм муниципаль архивлар белән элемтәдә эш итәргә чакыра. Ә грантлар бу эштә ярдәм һәм кызыктыру чарасы булып тора.

Статьи

Следком разберется в ситуации с избиением 2-летней девочки в частном детсаду Альметьевска
Эмпатия или манипуляция: как отличить политика с высоким эмоциональным интеллектом от популиста с «Тёмной триадой»?
Не платил дочери алименты: керчанина осудили за долг почти в 300 тысяч рублей
Вылет самолета из Челябинска в Сочи отложен почти на 13 часов
Дачный бунт: как россияне уходят из СНТ и режут платежи до минимума

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.