ПОИСК

Татарстанда «Герой янәшә – Герои рядом» II ачык әдәби конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә 2026-03-25 08:11:33

Татарстанда патриотик юнәлештәге «Герой янәшә – Герои рядом» II ачык әдәби конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә.

Конкурс традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, патриотизмны үстерү һәм батырлык үрнәкләрен әдәбият аша яктырту максатыннан үткәрелә.

Бәйгене Татмедиа массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татар китап нәшрияты оештыра.

Конкурска 2022 елдан соң язылган, моңа кадәр башка конкурсларда игълан ителмәгән әдәби әсәрләр кабул ителә. Алар Татарстанда туып-үскән кешеләрнең фидакарьлеге, батырлыгы, каһарманлыгы һәм патриотлыгы турында, махсус хәрби операция бурычларын үтәү темасына багышланырга тиеш.

Катнашучылар эшләрен рус һәм татар телләрендә түбәндәге номинацияләр буенча тәкъдим итә ала:

* «Повесть»

* «Хикәя»

* «Поэма яки шигырьләр циклы»

* «Очерк»

Быел конкурс программасына яңа «Роман» номинациясе дә кертелде.

«Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы» һәм «Очерк» номинацияләре буенча эшләр 2026 елның 1 августына кадәр, ә «Роман» номинациясенә 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Гаризаларны http://Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. электрон почтасына «Герой янәшә – Герои рядом» ачык әдәби конкурсы билгесе белән җибәрергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: **8 (843) 519-45-39**.

Конкурс турындагы нигезләмә һәм катнашучы анкетасы белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин: https://tatmedia.tatarstan.ru/index.htm/news/2481293.htm

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2026 елның 9 декабрендә узачак. Быел конкурсның гомуми приз фонды 6 640 000 сум тәшкил итә.

«Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы» һәм «Очерк» номинацияләрендә җиңгән әсәрләр 2026 елда социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге кысаларында басылып чыгачак. Ә «Роман» номинациясендә җиңүчеләрнең әсәрләре 2027 елда нәшер ителәчәк.

Узган ел хезмәттәшебез, журналист Лилия Гайнуллина «Очерк» номинациясе буенча жиңү яулаган иде, ә «Шәһри Казан» газетасы редакциясе махсус диплом белән бүләкләнде.

Статьи

В Чите предложили запретить продажу алкоголя в Страстную седмицу
За ночь над регионами России сбили почти 400 БПЛА
В эту среду в Татарстане пройдёт небольшой дождь 25/03/2026 – Новости
Иран ограничил проход Ормузским проливом для США и Израиля
США решили развернуть на Ближнем Востоке штаб и одну из бригад 82-й дивизии

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.