Бала тапканнан соң үлгән Чаллы укытучысының экспертиза нәтиҗәләре табиблар гаебен раслаган 2026-02-11 17:07:04
Бала тапканда үлгән Алена Мөхәммәтованың абыйсы Юрий Филлипов экспертиза нәтиҗәләре килүен хәбәр итте.
Гаиләнең шиге юкка булмаган – документлар Аленаның үлеме табиблар эшендә кагыйдә бозулар белән бәйле икәнен раслаган. Бу турыда Шәһри Чаллы яза.
«Бала тудыру вакытында табиблар куркыныч һәм акушерлар арасында тыелган манипуляция – баланы аналыктан басып (кысып) чыгаруны кулланган. Бу аналыкның шартлавына һәм күпләп кан агуга китергән, дип сөйли Юрий. Дәүләт экспертизасы нәтиҗәсе икеләнүләргә урын калдырмый: Кама дәүләт медицина үзәге табибларының 2023 елның 6 мартында башкарган гамәлләре (һәм кирәкле гамәлләрне башкармавы) 14 март көнне Аленаның үлеменә китергән»
Исегезгә төшерәбез, Чаллыда укытучы булып эшләгән 36 яшьлек хатын-кыз бала тапканнан соң үлде. Аның өченче баласы — улы Кама дәүләт медицина үзәгендә 2023 елның 6 мартында туды. Туганнары әйтүенчә, Алена баласын авыр таба, аның шул вакытта хәтта йөрәге туктый. 7 март көнне аны Казанга, республика клиник хастаханәсенә китерәләр.
Атна дәвамында табиблар аның тормышы өчен көрәшә, Мәскәүдәге хезмәттәшләре белән киңәшә. Тик Аленаны коткарып кала алмыйлар, 14 март көнне аның йөрәге тибүдән туктый.
Хәзерге вакытта ире өч баланы берүзе тәрбияли. Шунысын да әйтергә кирәк, авырлык белән туган баланың хәле дә үзгәрешсез. «Ранельнең статусы – «паллиатив», ягъни дәвалап булмый торган дип санала, дип яза басма.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
