Марат Әхмәтов Татарстан халкын Россия Дәүләт флагы көне белән котлады 2026-08-22 10:01:31
Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәтов республика халкын 22 августта билгеләп үтелә торган Россия Дәүләт флагы көне белән котлады.
Үз мөрәҗәгатендә ул бәйрәмне гомумхалык бәйрәме дип атады. Аның сүзләренчә, Россия триколоры — буыннар бәйләнешен, уртак тарихны, традицияләрне һәм илнең киләчәккә омтылышын чагылдыручы символ.
Марат Әхмәтов Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, дәүләт символларына — Флагка, Гербка һәм Гимнга — аерым хөрмәт белән карауларын билгеләп үтте. Аларны ихтирам итү гражданлык үзаңының, буыннар дәвамчанлыгының һәм ил язмышы өчен җаваплылыкның нигезе булуын ассызыклады.
Дәүләт Советы рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы бүгенге чорда Россия флагының аерым әһәмияткә ия булуын да билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен триколор батырлык һәм кыюлык символына әверелгән, шулай ук Россиянең тарихи территорияләрендә яшәүчеләрне яклау белән бәйле.
