ПОИСК

Артем Пискунов: Азат абый «Казан егетләре» чыгасын белгән булса, менә куаныр иде 2026-02-05 18:30:17

Артем Пискунов: Азат абый «Казан егетләре» чыгасын белгән булса, менә куаныр иде

Татарстаның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов вафат – иртәгә соңгы юлга озатылачак. Ә тормыш дәвам итә – Тинчурин театрында Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре» комедиясе куелачак. «Премьера 5 мартта», – дип хәбәр итә театр. Бу туксанынчы елларда Азат Хөсәенов көйләре белән чыккан искиткеч популяр спектакль иде. «Режиссер Айдар Җаббаров спектакльдәге җырларны үзгәртмичә, аның музыкасы белән чыгарырга карар кылган иде. кызгаыч, композитор премьераны күрми калды... Куелачак спектаклебез аның рухына дога булсын иде», дип яза театрның матбугат үзәге.

«Спектакльдә катнашасыңмы?» дип сорадым театр артисты Артём Пискуновтан. «Әйе», диде ул, аннары: «Менә куаныр иде үзе», дип өстәде. Артём Пискунов – Азат Хөсәеновның авылдашы (почти). Хәер, әйдәгез, Артемның үзенә сүз бирик.

Артём Пискунов: «Азат абый безнең якташ — ул бит Актаныш районының Әтәс авылында туса да, безнең Яңа Усы авылында (Мөслим районы) үскән кеше. Азат абыйның абыйсы минем абыйның кайнатасы була инде – безгә чыбык очы туганрак дип тә әйтергә кирәк. Азат абыйны бик яхшы беләм. Аның абыйсы Гөлүс Хөсәенов минем әтинең классташы, алар кайсы кайда күченеп киткәч тә авылга кайткан саен безнең өйгә кайталар иде – гел бездә булдылар. Безнең авылда берничә тапкыр Сабантуйлар үткәргәне, Питрау бәйрәмнәренә кайтканы бар.

Казанда да еш кына очраша идек – театрларда, төрле мәдәни чараларда күрештек. Бик ачык күңелле, шаян кеше иде. Иҗат кешесе иде. Бу бик зур югалту. Ул татар халкының күңеленә ятышлы, истә кала торган җырлар авторы. Бигрәк тә безгә – театр өлкәсендәге кешеләргә бигрәк тә якын композитор, күпме спектакльләргә музыка язган кеше. Урыны оҗмахта булсын».

Статьи

Успенская рассказала, как она борется с желтой прессой
L’Antidiplomatico: военный конфликт России и НАТО наиболее вероятен к 2030 году
Эксперт Климнов: доля российских автобрендов к концу года превысит 50%
Российский вратарь Бобровский побил рекорд НХЛ
Известного на все Приморье олигарха «раздели» на 61,2 млрд рублей

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.